Керәшен җыруы: “Кыр үрдәге”
Җан җал иткәндә

Керәшен җыруы: “Кыр үрдәге”

"Без җараткан җырулар" китабыннан

1. Чия ата, чия ата,

Чия ата чәчелеп.

Чия чемнәрендә булсаң,

Ары идем җәшереп.

 

Кушымта:

Кыр үрдәге кача камышка

Сезне сагынып җырлаган тавышка. (2)

 

2. Эх, дусларым, сезгә әйтәм,

Чияләр чияләгән.

Кояш сезгә җәлләмәгән,

Нурларын сибәләгән.

 

3. Шәлем аклы, шәлем аклы,

Шәлем аклы, шакмаклы.

Рәшәткәләп алыр идем

Сез таптаган сукмакны.

 

4. Кулҗаулыгым төшеп калды

Кесәмнән көзгем белән.

Гомерем уза, димәс идем,

Җәшәсәм сезнең белән.

 

5. Алма бакчасының җулы

Тәрәзәләргә туры.

Әллә сезгә сибелгәнме

Бөтен дөнҗаның нуры?

 

6. Безне кеше әйтә инде:

“Бу балалар азган”, - дип.

Без әйтмибез: “Азмаган, - дип,

Кодай шулай җазган”, - дип.


Нет комментариев