Наилә Әлмиева язып алган җыру
1. Өстәлнең өсләре, ай, кенәгә,
Кенәгәй аслары, әле, күләгә. (2)
Сез, ди, туганнарны, ашатабыз,
Питербурдан чыккан, әле, түрәгә. (2)
2. Су, дый, өсләрендә, ай, үрдәкләр,
Җар читенә чыгып, әле, кунаклар (2)
Өстәл, дәй, башларын ямле итеп,
Кайдан килгән безгәй, әле, кунаклар. (2)
Инде бетте әйтер, әле, сүзләрем,
Күреп туймый сезне, әле, күзләрем!
Әкрен атлыйк, үрдәккәй сизмәсен.
Кат’әйтмиек, туганнар бизмәсен!
Нет комментариев