Никифор Тукмачев шигыре
Ишелгән-күмелгән базлар,
Күпме изге нигезләр...
Кешеләр бу нигезләрне
Җир белән тигезләр.
Кайдадыр бу нигезләрнең
Хуҗасы, ияләре.
Язлар саен чәчәк ата
Чәбия чияләре.
Бер кош сайрый, әллә елый,
Тавышы шундый моңлы...
Калалар туу бик күркәм,
Авыллар үлү шомлы.
Аңламассың, әллә авыл,
Әллә ташландык зират.
Чәбия инде терелмәс,
Тагын кемнәргә чират?...
Әллә рәнҗеп, әллә көтеп,
Юксынып киткәннәрне,
Йөрәк кебек ярсып тибә
Чәбия чишмәләре.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев