Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Еллар үткәч очрашу

Тормыш - ул төрле мизгелләр йомгагы. Шушы йомгак зурайган саен, кеше күңеле истәлекләр белән баетыла... Минем үземә 2014 нче елның Иске Яңа елын традицияләрдән тайпылып, өйдә түгел, ә Чаллы шәһәренең "Энҗе бөртеге" санаториясендә каршы алырга насыйп булды. 13 нче январь кичендә, бәйрәм бүләге итеп, санаторий хезмәткәрләре безгә, ял итүчеләргә, яхшы...

Тормыш - ул төрле мизгелләр йомгагы. Шушы йомгак зурайган саен, кеше күңеле истәлекләр белән баетыла...
Минем үземә 2014 нче елның Иске Яңа елын традицияләрдән тайпылып, өйдә түгел, ә Чаллы шәһәренең "Энҗе бөртеге" санаториясендә каршы алырга насыйп булды.
13 нче январь кичендә, бәйрәм бүләге итеп, санаторий хезмәткәрләре безгә, ял итүчеләргә, яхшы эчтәлекле, кызыклы бик матур кичә бүләк итте. Менә алып баручы сәхнәгә гармунчы, баянчы Валерьян Васильевны чакырды. Инде өлкәнәеп барган, ләкин егетләрчә җитез һәм кыю басып чыгып килгән артистта таныш чалымнар шәйләнде. Минем күптәнге танышым һәм хезмәттәшем Валерьян Григорьевич иде ул. Аның белән моннан 15 еллар чамасы элек шәһәребезнең 28 нче урта мәктәбендә бергә эшләгән идек: Валерьян Васильев - җыр укытучысы, ә мин - татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирәм...
Тумышы белән Алексеевск районы Кызыл Баран авылыннан булган Валерьян Васильев бүгенге көндә шәһәребездә дә, республикабызда да танылган сәнгать кешеләренең берсе. Иҗат юлы да күпләр кызыгырлык: ялкынлы чыгышларга, кызыклы очрашуларга бай. "Карендәшләр" ансамбленең оештыручысы буларак та күпләргә таныш ул. Тынгысыз, ял белмәс Васильев инде күп еллар буе Чаллы мәктәпләрендә балаларга музыка нигезләрен өйрәтә, "Энергетик" мәдәният сараенда баянист булып эшли. Бүгенге көндә шәһәрнең 82 нче номерлы кадетлар мәктәбендә укытудан тыш "Энҗе бөртеге" санаториясендә аккомпониатор да икән. "2000 нче елда травма алгач, шушында дәваландым, төпле баянистлары юк иде, чакыргач, ризалаштым. Айга икешәр тапкыр хезмәткәрләр белән, шулай ук ике тапкыр ял итүчеләр белән концерт программалары әзерлибез. Башка җирләргә дә барып чыгыш ясар идек тә, транспортыбыз, костюмнарыбыз юк. Минем үземнең баяным да инде бик иске. Кыш бабай да бер баян бүләк итмәде, ичмаса! Спонсорларыбыз да юк!" - дип ярым шаяру, ярым җитди итеп сөйли Валерьян агай. "Ял итүчеләр белән төрле тематик кичәләр, кичке уеннар, йөзек салу, башка милли уеннар үткәрәбез. Тән саулыгы гына түгел, җан саулыгы хакында да онытмаска кирәк бит!" - ди ул елмаеп.
Һәрвакыт күтәренке күңелле, яхшы теләктә булган коллегамның иҗади мөмкинлекләре зур булуына ышанам: Валерьян Григорьевич 1996 елда "Играй
гармонь" тапшыруында катнашып 1 нче дәрәҗә дипломант була; шәһәр бәйгеләрендә еш кына лауреат исеме ала; 1996 елның 16 сентябрендә М.Шәймиев указы белән "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелә; Чаллыда уздырыла торган "Якташлар" концертларында ел саен туган районы Алексеевскның данын яклап чыгышлар ясый, башка район коллективларына да аккомпанимент белән булыша; Мәгариф министрлыгы оештырган төрле конференцияләргә, республикакүләм, шәһәркүләм үткәрелгән мероприятиеләргә дә еш чакырыла ул.
"Мин М.Шәймиевне дә җырлаткан кеше" - дигәч, ул хакта тулырак сөйләвен сорадым. "Туй мәҗлесендә булды ул. Мин баянда уйнадым, Минтимер Шәрипович кәләш белән кияүне котлап "Яшьлек" җырын башкарды", - дип тыйнак кына җавап бирде әңгәмәдәшчем.
Геннадий Заволокин белән булган беренче очрашуы турында да җылы итеп искә ала: "14 ел дәвамында җәйге отпуск вакытында туристик теплоходларда эшләдем. 1995 нче ел иде. Ял итүчеләр белән тулы теплоходыбыз Ярославльдә туктады. Безнекеннән тыш тагын өч теплоход бар иде пристаньда. Шуларның берсендә булган Геннадий Заволокин, минем уйнавымны ишетептер инде, очрашырга теләк белдерде. Очраштык, таныштык. Икебез ике баян алып, популяр рус җырларын, бию көйләрен уйнадык. Заволокин төрле милләт бию көйләрен җыюын әйтеп, татар бию көе өйрәтүемне сорады. Шулай итеп бер сәгатькә якын пристаньда баян моңы яңгыраттык. Безне дүрт пороходтан төшкән ял итүчеләр чолгап алды. Кемдер безгә кушылып
җырлый, кемдер бии үк башлады... Шул очрашудан соң Геннадий Заволокин белән күп еллар дәвамында якын дуслар булып калдык".
В.Васильевның эшен дәвам итәрлек алмашлары барлыгын да белеп сөендем. Инде 7 яшендә үк "Играй гармонь"да "Әй гөлләрем, гөлкәйләрем" җырын
җырлап дипломант булган кызы Эльза КФУда музыка буенча югары белем алып, Чаллыдагы 7 нче музыка мәктәбендә фортепиано буенча балаларга белем бирә, 5 яшьлек оныгы Женя бубенда уйный.
Шәһәрдә тормыш ыгы-зыгысында яшәп, ял итәргә вакыт та калмаган бер мизгелдә язмыш миңа шушындый очрашуны бүләк итте. Валерьян Васильевның тормыш авырлыкларына бирешмичә, әле җимертеп яшәргә көч таба алуына тагын бер кат ышандым. Аңа иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек юлдаш булсын.
Шулай итеп, тормыш йомгагым тагын бер хатирәгә баеды. Тормыш безгә җаныбызга ял бирердәй мизгелләрне һәрвакыт бүләк итеп торсын иде.

Энҗе АСЫЛГӘРӘЕВА,
Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев