Еллар үткәч очрашу
Тормыш - ул төрле мизгелләр йомгагы. Шушы йомгак зурайган саен, кеше күңеле истәлекләр белән баетыла...
Минем үземә 2014 нче елның Иске Яңа елын традицияләрдән тайпылып, өйдә түгел, ә Чаллы шәһәренең "Энҗе бөртеге" санаториясендә каршы алырга насыйп булды.
13 нче январь кичендә, бәйрәм бүләге итеп, санаторий хезмәткәрләре безгә, ял итүчеләргә, яхшы...