«Максатчанрак булырга кирәк»: «Туым Жондозы» фестиваленең сайлап алу турлары тәмамланды
Ноябрь-декабрь айларында Казан шәһәрендә, Кукмара районының – Село Чура һәм Тукай районының Мәләкәс авылында «Туым Жондозы» ның сайлап алу турлары узды. Барлыгы 50дән артык чыгыш булды.
Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым Жондозы»- «Рождественская звезда» конкурс-фестивале 3 яшь категориясендә, ике елга бер уздырыла: 7 яшьтән 11 яшькәчә — балалар группасы; 12 яшьтән 17 яшькәчә — яшүсмерләр группасы; 18 яшьтән 35 яшькәчә — яшьләр группасы.
Быелгы фестивальдә 50дән артык чыгыш булды. Солистлар, вокал коллективлары, фольклор-этнографик коллективлар үзара көч сынашты.
Сайлап алу турлары Татарстанның төрле районнарында уза. Быел, беренче зона — Тукай районының Мәләкәс авылында (Алабуга, Зәй, Менделеевск, Тукай, Түбән Кама, Яр Чаллы районнары катнашты); икенче зона — Казанның Халыклар дуслыгы йортында (Казан, Кайбыч, Чистай районнары); өченче зона Кукмара районының Село-Чура авылында (Арча, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Саба, Теләче районнары) узды. Конкурста Татарстаннан гына түгел, Башкортстанның Бакалы районыннан да катнашучылар булды.
Жюри составында этномузыколог, сәнгать белеме кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле хормейстеры, Татарстанның атказанган артисты Эльвира Галимҗанова, «Бәрмәнчек» ансамбле солисты, Татарстанның атказанган артисты Оксана Дмитриева, «Кряшен чибяре» титулы иясе, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең фольклор буенча белгече Лиана Самойлова, мәдәни үзәкнең сәнгать җитәкчесе Илүзә Галиуллина, мәдәни үзәкнең жанрлар буенча белгеч Павел Александров эшләде.
— Быелгы сайлап алу турларында, башка ел белән чагыштырганда, азрак иде. Шуңа да микән, балалар саны бераз кимрәк булды. Конкурсантлар арасында солистлар — балалар һәм яшүсмерләр шактый иде. Театральләштерелгән чыгышлар матур булды, аерылып торды кебек. Иң күп катнашучылар — Зәй, Тукай, Кукмара, Мамадыш районнарыннан», — дип әйтте жюри члены Илүзә Галиуллина.
Өч зонада узган сайлап алу турларында һәр номинациядә I дәрәҗә, II дәрәҗә, III дәрәҗә лауреатларны билгеләделәр.
— «Туым Жондозы«на елдан-ел талантлы балалар килә. Мамадыш, Балык Бистәсе, Кукмара районнары көчле булды. Күбесенең әзерлек белән килүләре күренә. Узган елда катнашкан конкурсантларны кабат күрү, әлбәттә, сөендерә. Тик шунысы бар, конкурс ике елга бер узганга күрә, катнашучылар бераз суына төшәләр кебек. Мәсәлән, ансамбльләр өчен хәзер конкурслар бик күп. Алар күбрәк шунда катнаша, шуңа да «Туым Жондозы» читтәрәк калган сыман. Оештыручыларга да, катнашучыларга да максатчанрак булырга кирәк дип уйлыйм.
Әле ярый «Айбагыр» лагере бар, анда ял иткән балалар конкурс турында белеп киләләр. Балалар гына түгел, җитәкчеләр дә конкурсны көтәләр. «Туым Жондозы» үзе бер бәйрәм ул», — дип сөйләде Геннадий Макаров.
«Туым Жондозы» конкурс-фестиваленең сайлап алу турлары тәмамланды. Киләсе 2026 елның 31 январендә гала-концерт көтелә. Анда сайлап алу турларын узган иң көчле коллективлар һәм солитлар фестивальнең иң зур бүләге — Гран-при өчен көрәшәчәк.
2024 елда узган конкурс-фестивальдә солистлар арасында Гран-при бүләгенә Кукмара районыннан Зоя Николаева, ә фольклор коллективлар арасында Кайбыч районыннан «Инешкәй» фольклор ансамбле лаек дип табылган иде. Иң яхшы солистка — 50 мең, ә коллективка 100 мең сумлык акчалата бүләк, Диплом һәм кубок тапшырдылар.
Сайлап алу турларының нәтиҗәләре:
«Туым жондозы» конкурсының беренче зона туры җиңүчеләре
«Туым жондозы» конкурсының икенче зона туры җиңүчеләре
«Туым жондозы» конкурсының өченче зона туры җиңүчеләре
Вероника Степанова (Кибякова) фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев