Бүген Татарстанда 30 градуска кадәр эссе булачак
В республике

Бүген Татарстанда 30 градуска кадәр эссе булачак

Көндез республика буенча урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин

Бүген Татарстанда эссе һава торышы көтелә. Көндез һава +25...+30 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта ТР Гидрометцентр үзәге хәбәр итә.

Көндез республика буенча урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Төньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыштан салмак җил булачак.

Якшәмбе көнне үк җылы һава торышына алмашка кинәт салкынаю көтелә.

"Татар-информ"


Нет комментариев