Җиләк-җимеш агачларының коелган яфракларын җыярга кирәкме?
Табигатьтә агачларның яфракларын беркем җыймый, ул череп, ашламага әверелә. Әмма бакчада моны эшләргә кирәк. Коелган яфраклар астында корткычлар кышлый, чир чыганаклары саклана. Чери башлаган яфраклар бактерияләр үрчү өчен бик яхшы мохит. Агачларның бактериаль чирләргә бирешү сәбәбе дә шунда булырга мөмкин. Яфракларны чокырга җыеп, мочевина эремәсе (10 л суга 500 г кушып) сибәргә кирәк.
Яфракларны фотодагы кебек җилпәзә тырма белән җыю уңайлы.
Ирек Мәйданы
Нет комментариев