Түтәлне көздән казыргамы?..
Әллә бу эшне язга калдырыргамы?
Бакчада көзге эшләр тәмамланып килә. Уңыш җыеп алганнан соң җирне эшкәртергәме, әллә бу эшне язга калдырыргамы?
Күпләр бу сорауга төгәл генә җавап табалмый. Ә менә тәҗрибәле бакчачылар көзен җирне казып калдыруның уңай якларын билгели.
Бигрәк тә каты, авыр балчыклы җирнең структурасын җиңеләйтү, һава белән баету өчен әлеге эшне башкарырга кирәк, диләр. Өстәвенә, җирне казып әйләндергәндә, балчык астында кышлаучы корткычлар өскә чыга һәм салкында туңып юкка чыга. Тик моның өчен тирән итеп казырга һәм җир кисәген вакламаска кирәк.
Шулай иткәндә, кар тоту өчен уңай шартлар туа, ә кар күп булганда, җир яхшы итеп дым туплый.
Фото:https://unsplash.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев