Татлы борыч маринадлау рецепты
Кышкылыкка тагын бер рецепт.
Кирәк булачак: 3 кг орлыгы алынган татлы борыч, 1 литр су, 1 стакан 9 процентлы аш серкәсе (уксус), 1 стакан шикәр комы, 1 стакан үсемлек мае (кимрәк алырга да була), 1 аш калагы тоз, 1-2 дәфнә яфрагы (лавр), 2-3 зонтик укроп.
Суга тоз, шикәр, май белән аш серкәсен салып кайнатып чыгарабыз. Шунда ук дәфнә яфрагы белән укропны да салабыз.
Борычларның орлыгын алып, дүрт-алты кисәккә генә бүләбез.
Кайнап торган маринадка борычларны порцияләп салып, 3-4 минут пешерәбез.
Чәнечке белән эләктереп, борычларны парландырылган банкаларга тутырабыз.
Бер порция борычны тутырып бетергәч, икенче порцияне салабыз. Барысын берьюлы салмагыз, тутырып бетергәнче, борычлар пешеп китә.
3 кило борычтан 700 граммлы 8 банка чыга.
Кәстрүлдә калган маринадны тагын бер кат кайнатып чыгарып, борычлар өстенә коябыз һәм калай капкач белән томалыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев