Төрледән-төрле ни төрле

Ташкабактан запеканка

Ташкабактан нәрсә ясап була икән дип баш ватучыларга тәмле запеканка рецепты.

Кирәк булачак: зур булмаган 2 данә ташкабак, 3 аш калагы үсемлек мае, 2 тырнак сарымсак, тоз, ысланган паприка, 2 помидор, 100–150 г сыр.

Ташкабакларны боҗралап турап, пергамент җәелгән табага тезәргә. Сарымсак, тоз, май, паприканы болгатып, ташкабакларга сөртеп, 20–25 минутка 180 градуска кадәр кыздырылган мичкә тыгабыз. Мичтән алып, өстенә боҗралап киселгән помидорларны тезәбез, өстенә уылган сыр сибәбез һәм 5–7 минутка кабат мичкә куябыз.

Бик тәмле һәм файдалы кабымлык әзер!

1001 киңәш


Нет комментариев