Тары коймагы рецепты
Төрледән-төрле ни төрле

Тары коймагы рецепты

Хуҗабикәләргә тагын бер тәмле рецепт.

Кирәк була: 1стакан тары ярмасы, 3 күкәй, 2 стакан сөт, 11 гр корычүпрә, тәменчә тоз, песок, 4-5 аш калагы сыек май, он.

Тары ярмасын юып, тоз салып куда пешереп алабыз. Җылы сөткә шикәр комы, чүпрә, ярманы салып бераз тотып, күкәй, сыек май, тоз, он кушып белен камыры болгатабыз. 30-40 минутта кабарып менгәч, табада кыздырабыз.

1001 киңәш


Нет комментариев