Пылауга нинди тәмләткечләр кушып пешерергә?
Төрледән-төрле ни төрле

Пылауга нинди тәмләткечләр кушып пешерергә?

Хуҗабикәләр арасында пылау пешереп карамаганнары юктыр да. Аны тагын да тәмлерәк итеп пешерер өчен киңәшләр бирәбез

Пылау өчен төп тәмләткечләр: зира яки кумин, барбарис, куркума һәм зәгъфран (шафран).

Зира — Һиндстанда үсә торган әнис үсемлеге орлыгы. Сатып алганчы, аны уч төбенә салып, ышкып карагыз. Кайчак кишер орлыгын да зира дип алдап саталар.

Барбарис — С витамины чыганагы, пылауга әчкелтем тәм бирә.

Зәгъфран — кыйммәтле тәмләткеч, шуңа аны куркума белән алыштыралар. Ул пылауга үзенчәлекле саргылт төс бирә. Теләк буенча башка тәмләткечләр дә кушарга була. Кызыл борыч, паприка, кориандр, чамбыр, лавр яфрагы өстәүчеләр дә бар.

Тәмләткечләрне пылауга итне томалап пешергәндә үк кушарга кирәк. Иң элек суганны кыздыралар, аннан ит, кишер салалар. Су өстәп томалап пешергәндә, тәмләткечләр дә кушалар. Болай алар иткә сеңә, пылау тәмлерәк була.

Чыганак: "Тәмлетамак" газетасы

Фото: pixabay


Нет комментариев