Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Пихта мае файдасы

Көз көне бик күпләребезнең борыннары «мыршылдый», тамаклары «кыхылдый» башлый.

Шулардан котылу өчен, файдасы буламы, әллә зыянымы, даруханә юлын таптыйбыз. Организмга зарар китерерлек синтетик дарулар ашаганчы, табигатьнең шифалы чаралары турында да онытмаска кирәк. Менә пихта маен бик мактаганнар әле. Ул халык арасында гына түгел, рәсми медицинада да кулланыла.

Пихта маенда ялкынсынуга, паразитларга каршы торучы һәм организмны гомуми ныгыту сыйфатына ия биологик актив матдәләрнең 35кә якын компоненты бар икән.

Аны арка һәм күкрәкнең яка өлешенә сыласаң, аяк табанына ышкысаң һәм ингаляция ясасаң (кайнап торган сулы эмаль кәстрүлгә 3-4 тамчы пихта мае өстисең һәм парын сулыйсың) – авыру чигенәчәк.

Томау булганда яки ОРВИ сезонында профилактика өчен, борын тишекләренә сыларга киңәш итәләр.
Каты йөткерү булганда да ярдәме тими калмас: иртә-кич тамак төбенә (тел тамырына) пипетка ярдәмендә 3-5 тамчы тамызырга кирәк.

Игътибар!!! Бу ысулларны кечкенә балаларга һәм бронхиаль астма белән авыручыларга, йөкле хатыннарга кулланырга ярамый!
Аяклардагы гөмбәчек авырулары да пихта мае белән дәвалана. Зарарланган урынга майга манылган мамык кисәген көн саен 15 минуттан да ким булмаган вакытка куеп торырга кирәк.
Әгәр дә йокысызлыктан интексәгез, 10-15 минут 5-7 тамчы пихта мае салынган ванна керегез. Әмма көн саен түгел.
Аны герпеска каршы да, майлы примочка куеп торып, кулланалар.

Яшел үзән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев