Нинди савыт сайларга?
Тәҗрибәле хуҗабикәләрнең өендә төрле кәстрүл, таба бар, аларның һәркайсының үз вазыйфасы.
Алюмин савыт сөт кайнату өчен яхшы: анда ул көйми.
Бакыр савытта барлык ризыклар да уңа, чөнки ул тиз җылына. Мондый савытта соус, десертлар әзерләргә була.
Чуен савыт коймак пешерү, озак әзерләнә торган ризыклар өчен яхшы.
Балчык чүлмәктә ашлар, балык, яшелчә, рагу тәмле килеп чыга.
Пыяла савыт ризыкның барлык файдалы үзлекләрен саклап калырга булыша. Монда запеканкалар пешерә аласыз.
Тутыкмас корычтан ясалган савыт диетик ризык әзерләү өчен яхшы, чөнки ул майсыз пешерү мөмкинлеге бирә.
Эмаль савыт җиңел юыла. Аны маринад әзерләгәндә кулланырга ярый. Эмале купкан кәстрүл агулы матдәләр бүлеп чыгара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев