Тәмле рецепт
Кирәк: карбыз – 2-2,2 кг, тәмләткечләр – үзегез ничек яратасыз.
Маринад өчен: су – 1-1,2 л, тоз – 30 г, шикәр комы – 75 г, лимон кислотасы – 5-7 г, кара һәм исле борыч – 5-6шар данә.
Әзерләү. Карбызны кисәкләргә турыйбыз, яшел кабыгыннан арындырабыз. Һәр кисәкне берничә өлешкә бүләбез һәм 3 литрлы банкаларга тутырып, тәмләткечләр өстибез. Банкага кайнар су салып, 20 минутка калдырабыз. Аннары суын бушатып, шуңардан маринад ясыйбыз. Тәмләткечләр, тоз, шикәр комы өстәп, кайнатып чыгарабыз да, кабат банкаларга салабыз һәм лимон кислотасын кушып, капкачлап куябыз.
Фото:https://vk.com/
Нет комментариев