Кычыткан себеркесе белән чабынганыгыз бармы?
Өтеп, чагып алуына карамастан, кычыткан миллеге белән дә чабынырга өйрәнү шарт. Чөнки файдасы - бәһаләп бетергесез! Моңа күнегергә генә кирәк. Тик шунысы бар: аны кышка хәзерләп куеп булмый. Шул каен яисә имән миллеге эченә берничә кычыткан кыстырып куйсаң гына.
Ә инде бөтен җәй дәвамында үсеп утырган җиреннән өзеп алынган кычыткан миллеге белән рәхәтләнеп чабынырга була! Моның өчен 40-50 см озынлыктагы яшь үсентеләрне сайлап алалар. Себеркене кабарынкы итеп, кыска гына бәйлиләр (әлбәттә инде, пирчәткә киеп). Бик йомшак, бер кешегә генә җитәрлек булып чыга.
Кычыткан себеркесен пешерүнең иң кулай һәм җиңел юлы болай. Башта - кайнар суга (әмма кайнап тормаска тиеш!), аннары салкын суга 3-5 секундка тыгып алалар. Бары шул гына.
Кычыткан миллегенең мускуллар, буыннар авыртканда ярдәме тия, радикулит, ревматизм авыруларын дәвалаучы бик яхшы чара булып тора. Әлеге миллекне еш куллансаң, артериаль кан басымы түбәнәя, нерв системасы тынычлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев