Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Күкәй турында белүнең зыяны булмас

Халыкта күкәй ашлары киң таралган. Аны бөтен килеш, тәбә итеп пешерәләр, шулпага салалар, камырга сыталар.

Сатуда өч төрле күкәй: 1нче категорияле, 2нче категорияле (эре, вак)  һәм диетик була. Диетик дип тавык салганның беренче 7 көнендәге күкәйне атыйбыз. Чиста, эре, каты кабыклы ул.

Аш-су әзерли башлаганчы, күкәйне җылымса тозлы су белән юалар. Кайнар суда чистармый. Юганнан соң, чиста салфетка белән сөртәләр.

Ризыкка бозык күкәй кермәсен өчен, аның һәрберсен аерым, читтәрәк сыталар, начар исе булмаса гына савытка салалар.

Пешкән күкәйне өстәлгә куеп әйләндереп җибәргәндә бер урында озак бөтерелеп тора; чи булса әкрен әйләнә.

Пешергәндә ярылмасын өчен аның йомры башын тиз генә энә белән тишеп алалар, я суга тоз өстиләр дә кайнар суга салып пешерәләр.

Күкәйне сытып үзен генә кыздырганда, агына – тоз, сарысына борыч сибәләр.

Пешүгә, кайнар суын түгеп, бераз салкын суда тотарга кирәк, шул чакта кабыгы ансат әрчелә.

Чиле-пешле итеп пешерү өчен 3-4 минут кайнату җитә.

Агы катырак пешеп, сарысы сыеграк калсын өчен 4-5 минут кайнаталар.

Каты итеп пешерү вакыты – 8 -10 минут.

 Олыгайган саен матдәләр алмашы акрыная. Шуңа күрә азыкта май һәм тиз аксымнар (кондитер ризыклары, ипиләр, колбаса, ярымфабрикатлар) кимергә, алар урынын түбән калорияле һәм туклыклылары алыштырырга тиеш.

Күкәйнең  агын файдаланыгыз, сарысын күп ашамаска тырышыгыз. Соңгы чиктә, атнасына 2-3тән артмасын. Күкәйнең уртасында, безнең кан тамырларын тыгылдыра торган, холестерин күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев