Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Крахмалның 7 сере

Хуҗабикәләр крахмалны гадәттә җимеш суыннан кесәл әзерләүдә куллана. Аны тагын нинди очракларда эшкә җигәргә була?

Төче камыр өчен онның чама белән 10 процентын крахмалга алыштырганда, ризык искиткеч тәмле булып, күпереп пешә һәм озаграк саклана. 

Крахмал коймак камырына да бик килешә: кырыйлары челтәрләнеп торган юка гына коймак килеп чыга. 

Торт өчен кремны крахмал белән (кукурузныкы яхшырак) куертып җибәрергә була. 

Кайнатма, эремчек, җиләктән торган сыек бәлеш эчлегенә дә, агып чыкмасын өчен, крахмал өстәргә мөмкин. 

Кисәкләп кыздыру өчен, итне тәмләткечләр (бераз тоз, борыч, дарчин һ.б.) өстәлгән крахмалга салып әвәләгәндә, эче сусыл, йомшак булып пешә, ә юка гына тышы алсуланып, кетердәп тора. 

Ит подливасы яки соусына берничә калак крахмал өстәп җибәрсәң, куерып китәчәк, тәмле дә булачак. 

Ит фаршыннан кәтлит ясаганда, күкәй урынына крахмал кулланырга мөмкин. 2 аш калагы крахмал 1 күкәйне алыштыра.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев