Көз айларына туры килгән сынамышларны барлыйбыз
Төрледән-төрле ни төрле

Көз айларына туры килгән сынамышларны барлыйбыз

Әкрен генә көз айларына да аяк бастык.

- Кояш батканда аяз булып, төньяктан салкынча җил булса, кырау төшәр.

- Көз озын килсә, яз да соң килер.

- Көзге көн бәс тотса, аязлыкка галәмәт.

- Көзнең ахырында түгәрәк-түгәрәк вак кына боз яуса, кыш суык булыр.

- Имәндә чикләвек күп булса, кыш салкын килә.

- Суганның кабыгы ике кат булган елны кыш җылы булыр, ә кабыгы күп катлы булган елны кыш салкын булыр.

(Фотода Мамадыш районы Албай авылыннан "Көмеш тәңкәләр" фольклор ансамбле Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә үткән Мамадыш керәшеннәре айлыгында)

Чыганак


Нет комментариев