Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Карендәшебез Елена Дементьевадан «Калын тәбә» рецепты – видео

Көннәрегез уңышлы үтсен.

Ингредиентлар: эретелгән сыер мае, шикәр комы, тоз, сөт, чүпрә, 6 күкәй, он, йөзем җимеше.

"Иң беренче эш итеп, кечкенә тирән савытны тутырып диярлек салган сөтне җылытабыз, аны кәстрүлгә салабыз. Тизрәк кабарсын өчен, ярты кап чүпрәне изә-изә кушабыз. Бер кашык шикәр комы, савыттагы майның яртысын салабыз һәм, апара ясаган шикелле, барысын бергә яхшылап болгатабыз. Килеп чыккан катнашманы 5 минут тотабыз. Шуннан соң, 3 күкәйне аерым савытка сытып, туглап кушабыз. 2 аш кашыгы шикәр, ярты аш кашыгы чамасы тоз өстибез. Әз-әзләп он салабыз һәм чүпрә күпергәнче болгатабыз. Камыр башы сыман була ул. Әзрәк күпертергә, кабартырга куябыз.
Әлеге әзер катнашмага калган ингредиентларны кушабыз. Эретелгән сыер маеның калганын һәм тагын 3 күкәй салабыз. Күбрәк салырга да була. Баллырак та, тәмлерәк тә булсын өчен, 2-3 аш кашыгы шикәр комы, әз генә тоз өстибез һәм йөзем җимеше салып болгатабыз. Куе массага әйләнерлек итеп он кушабыз, һәм майлы табага салып күпертәбез. Күпереп менгәч, пешерергә куябыз. Өсте кызарып пешеп чыккач, калын тәбәне айбагыр яки сыер мае белән майлыйбыз", – дип уртаклашты рецепт белән Елена түти.

Керәшен Сәрдәсе авылы җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев