Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Карбызны ничек сайларга?

Карбыз сайлаганда шушы киңәшләргә колак салыгыз.

Өлгергән карбызның кабыгы кара яшел төстә һәм бик тыгыз була, аны тырнап карау да мөмкин түгел. Әгәр кабыгында бәрелгән, киселгән, изелгән һәм бераз чери башлаган урыннар булса, аны алмавың хәерле. Әгәр карбызның бер өлеше кара яшел, бер өлеше ачык яшел булса да, бу аның тулысынча өлгереп җитмәве турында сөйли. Яхшы дигән карбызның кабыгындагы бизәкләре дә тонык булмый. Аның кабыгында җирдә ятканнан барлыкка килгән җете сары табы да булырга тиеш. Әлеге табы тонык кына булса, димәк, карбыз әле өлгереп җитмәгән дигән сүз.

Яңак табы (щечка) — карбызның янындагы сары тап — шул сарырак булган саен, карбыз яхшырак, сусылрак һәм баллырак. Ул карбыз яткан урында барлыкка килә. Яңак табы төссез булса, карбызның да тәме булмас.Тап бик зур булса, карбызга җылы җитмәгән, димәк, ул тәмсезрәк дигән сүз.

Суккалап карагачкарбыз яңгырап, каты итеп аваз бирсә — ул сусыл. Әгәр тонык тавыш булса, карбыз өлгермәгән, эчтән кипкән яки артык өлгергән була. 

Авырлыгы 10 килограммнан арткан карбыз сатып алырга тырышмагыз. Авыррак булган саен тәмлерәк дигән сүзләр дөрес түгел. Чамадан тыш зур карбыз өлгереп җитмәгән һәм химикатлар белән үстерелгән булырга мөмкин. Иң татлы һәм сусыл карбызның авырлыгы 6–10 кг чамасы. 

Карбызның «җенесе» дә була. Аны җимешнең чәчәге үскән урынына карап билгелиләр. «Кыз» карбызныкы түгәрәк һәм яссырак, «малай» карбызныкы кечерәк һәм чыгып тора торган. «Кыз» карбыз баллырак санала.

Карбызның формасы түгәрәк һәм овал рәвешендә була. Гадәттә, түгәрәге татлырак була, диләр. Чынлыкта, карбыз сортларын аера белсәгез, озынчалары арасында да татлыларын табарга була. Иң мөһиме: карбызның койрыгына карарга онытмагыз, ул кипкән булса, өлгергән дигән сүз.

Иң популяр карбыз сортлары
Ультраранний, Соренто, Сибирский гигант, Огонек, Настик, Оранжевый король, Розовое шампанское, Подарок северу, Атаманский, Медовик, Сладкий бриллиант, Фотон. Иң татлы, сусыл һәм куркынычсыз булган карбызларны июль ахырында һәм августта ашап калырга ашыгыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев