Бакчаларда кара миләш өлшергән чак. Кемдер аны киптерә, кемдер компот, кайнатма ясый.
Кирәк булачак: 1 кг кара миләш, 1 кг шикәр комы, 1 стакан су.
Шулай ук бу кайнатмага 1 кг туң чия, 0,5 кг туң җир җиләге салырга мөмкин.
Башта ширбәт ясарга — суга шикәр комы салып кайнатып чыгарырга кирәк. Ширбәткә миләшне салып 3-4 минут болгаткалап кайнатканнан соң чия һәм җиләкне салабыз. 4-5 минут кайнатабыз һәм сүндерәбез. Кайнатма суынгач, яңадан 10 минут кайнатып алырга кирәк. Шулай ике тапкыр кабатлана.
Кайнатма куе һәм тәмле килеп чыга. Кайнар килеш банкаларга салырга, әмма кайнатма суынгач кына каплап куярга киңәш ителә.
Алина Кондратьева фотосы.
Нет комментариев