Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Каймаклы, сырлы фасоль

Җиңел һәм тиз әзерләнә торган кайнар ризык.

Бик тә туклыклы бу ризыкны әзерләү өчен түбәндәге продукт кирәк:

– 500 грамм – туралган яшел фасоль сабагы (кибетнең туңдырылган яшелчә бүлемендә сатыла, кабы тышына “Стручковая фасоль” дип язылган);

– 300 грамм – 20 процентлы кибет каймагы;

– 150 грамм – сыр (плавленный);

– ике бүлем сарымсак;

– бер чеметем тоз.

Кызган майлы табага фасольне cалып, әйләндерә-әйләндерә, 10 минут пешерәбез.

Икенче табада, акрын утта, каймакны җылытабыз. Ул кайнарлангач та, газны сүндереп, каймакка сыр кушабыз, сыттырып сарымсак салабыз. Әйбәтләп болгатабыз һәм шушы катнашманы фасоль өстенә салабыз. Тәменчә тоз салып болгаткач, 10-15 минут акрын утта пешерәбез.

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев