Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Җир җиләге пиругы рецепты

Җиләк-җимешнең тулып пешкән вакыты. Хуҗабикәләр кайнатмасын да, компотын да ясый, җиләк белән төрле камыр ризыклары да пешерәләр.

 1 стакан он, 1 аш калагы шикәр комы, 160 грамм ак майны бергә кушып, валчыкланып таралып торганчы болгатырга. Өч аш калагы су өстәп баскач, камырны бер сәгатькә суыткычка куеп торырга.

Шул арада кәстрүлгә 300 грамм каймак (20 процентлы), 3 күкәй сарысы, 3 аш калагы шикәр пудрасы, 1 аш калагы он, бер чеметем ванилин салып, болгата-болгата, куерганчы сүрән утта пешерергә. Кремны уттан алгач та, болгата-болгата суытырга.

Суыткычтагы камырны җәеп, майланган табага салырга, чәнечке белән тишкәләргә. Тагын 15 минут суыткычта тоткач, 20 минут газ пичендә пешерергә. Табадан алып, тирән һәм сай савытка салып суытырга.

15 грамм желатинны ярты стакан салкын суга салып бүрттерергә. Ә аннан соң  кәстрүлгә салып, өстенә шикәр пудрасы белән 150 грамм су кушарга һәм бертөрле катнашма барлыкка килгәнче болгата-болгата, утта җылытырга кирәк. Әмма кайнап чыкмасын. Бу желе суынганда катмасын өчен карап торырга кирәк.

Савыттагы камыр өстенә крем ягарга, өстенә яфрагыннан чистартылган 300 грамм эре һәм кызыл җир җиләген (200-300 грамм) тезәргә.

Яртылаш каткан желе сипкәч, бераз суыткычта тотарга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев