Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Фунчозалы яшелчә салаты

Бик җиңел ясала.

Бу салат өчен түбәндәге продуктлар кирәк:

Фунчоза (“пыяла” токмач) – 100 грамм;

кыяр – 1 данә;

татлы кызыл борыч – 1 данә;

сарымсак – 2 бүлем;

соя соусы (яки зәйтүн мае) – 2 аш калагы;

лайм согы – 1 аш калагы;

кунжут орлыгы – 1 чәй калагы;

песок – 1 чәәй калагы;

тоз, борыч, кинза – тәменчә.

Салатка салыр өчен сыек катнашма-заправка әзерлибез. Аның өчен, май, лайм согы, песок, тоз һәм борычны бергә кушып болгатабыз.

Яшелчәне, кинзаны юабыз. Кыярны түгәрәкләп, юка телемнәргә кисәбез. Кызыл борычның төшләрен алгач, токмачлап турыйбыз. Фунчоза өстенә кайнап торган су салып, 5 минут тотабыз да, тишекле савытка салып, суы агып беткәч, салкын су белән юдырабыз.

Сарымсак белән кинзаны вак кына итеп турыйбыз һәм салат савытына салабыз. Калган яшелчәне, фунчозаны кушабыз, алдан әзерләгән катнашма-заправка өстәп болгатабыз. Өстенә кунжут орлыгы сибәбез.

* * *

Әгәр җылы салат яратсагыз, ул чагында туралган кызыл борыч белән сарымсакны көнбагыш мае салынган табада акрын утта тотыгыз. Йомшаргач, шуның өстенә әзер фунчоза һәм катнашма-заправка өстәгез. Шунда ук табаны плитәдән алып, капкач ябып, 10 минут тотыгыз. Ашар алдыннан кунжут орлыгы һәм кинза салырга онытмагыз.

Фото: freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев