Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Әфлисун согында маринадланган, айва һәм караҗимеш белән тутырылган үрдәк

Үрдәк маринадта озак торса , телне йотарлык тәмле була

Уртача зурлыктагы үрдәк түшкәсен иң элек тозлы суда тоттырга кирәк. Моның өчен 10 литр җылы суга 1 кап чамасы тоз салып, яхшылап болгаттып һәм шунда үрдәкне батырып куйярга (эчке өлешенә дә су керерлек итеп). Шул рәвешле иртәннән кичкә кадәр үрдәк әлеге катнашмада торда.
Кич исә үрдәкне тозлы судан алып, эчен-тышын салфетка белән яхшылап корыттып һәм төнгә маринадлап куйярга кирәк.
Маринадны болай ясала:
1 әфлисунның согын сыгып, аңа 2-3 аш кашыгы соя соусы, 1,5 чәй кашыгы дижонская горчица (горчицаның башка төрлесе дә ярый), 2 чәй кашыгы бал кушып, яхшылап болгатырга. Үрдәкнең итле өлешләрен зубочистка белән тишкәләп чыгарга була. Эченә һәм тышына яхшылап әлеге маринадны сөртергә һәм салкын җиргә куярга кирәк. 
Икенче көнне эченә айва һәм караҗимеш тутырып, аскы яктан киселгән өлешен зубочистка белән яхшылап эләктереп чыгарга. Үрдәгебезне махсус пакетка салып, калган маринадны өстенә агызып, пакет очын яхшылап бәйләп, газ миченә пешерергә куярга.
200-180 градуста якынча 1,5 сәгать пеште. Монда инде һәр хуҗабикә үз духовкасының "холкына" карап эш итәргә тиештер. 1 сәгать пешкәч, пакетның өске өлешен кисерг була. Алай иткәндә үрдәк кызарып, матур төскә керә.


Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев