Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Фаршлы коймак рецепты

Бераз тавык ите фаршы белән оныгыз булса, нәрсә әзерләргә икән дип баш ватмагыз, туклыклы коймак пешерегез.

Тәбикмәк зурлыгындагы коймак пешерү өчен түбәндәгеләр кирәк:
— күкәй — 2 данә;
— бодай оны — 1,5 стакан;
— көнбагыш мае — 3 аш калагы;
— эремчек суы (яки сөт) — 250 грамм;
— шикәр комы — 1,5 аш калагы;
— тоз.

Эчлек өчен:
— тавык ите фаршы — 500 грамм;
— суган — 1 данә;
— каймак — 5 аш калагы;
— ак май — 50 грамм;
— тоз, борыч.

Күкәйне сытып тирән савытка салабыз, шикәр комы, тоз кушып болгатабыз, көнбагыш мае, эремчек суы, он салып, төере беткәнче блиндер ярдәмендә болгатабыз. Яңа аертылган каймак куелыгында булырга тиеш. Кызган табада, ике ягын да әйләндереп, коймакларны пешереп алабыз. 

Табада ак май эретәбез дә, шуңа фарш салып, тоз һәм борыч сибәбез. 15минут кыздырабыз. Вак итеп туралган башлы суган кушабыз. 
Кыздырылган фаршны коймаклар өстенә салып, тигезләп җәябез һәм коймакларны трубка рәвешендә төрәбез. Майлы табада ике ягын да кыздырабыз.

Фаршлы коймаклар салынган зур сай тәлинкәгә яшелчә өстәп, туралган петрушка, шпинат сибәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев