Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Даруларсыз гына

Бераз сырхаулап тору – дару эчә башлау өчен сәбәп түгел әле.

Иммунитетны ныгыту, эшчәнлек сәләтенә булышуның гади ысуллары да бар. Хәл китеп торса, берәр җирегез җиңелчә пешсә яки вак-төяк күңелсезлек килеп чыкса, шунда ук даруханәне баетырга ашыкмагыз. Бу очракларда кул астында булган көндәлек әйберләр дә ярдәмгә килә ала.


Башыгыз авыртса, чиста салкын су эчегез. 15-20 минуттан хәлегез җиңеләер. Кайвакытта организм шул рәвешле сыек лыкка мохтаҗлыгын сиздерә.
Тәрәз төбегездә үсеп утырган яран гөл дә баш табибы була ала: яфракларын селкетеп, исен чыгарыгыз һәм берничә тапкыр тирән итеп сулагыз.
Тамак авыртуыннан канәфер (гвоздика) бик яхшы ярдәм итә. Ике-өч канәферне көн дәвамында авызыгызда йөртегез, берничә тапкыр яңаларына алыштырып, әлбәттә. Ул, хәтта, ангина вакытында булыша, чөнки бик көчле антисептик.


Кан басымын күтәрү өчен чын – бөртекле каһвә эчегез, бераз коньяк өстәсәгез дә ярый.
 

Кан басымын төшерү өчен имбир чәе эчегез. Аңа бөтнек, лимон һәм бал кушсагыз тагын да яхшы.


Салкын тигәндә һәм борын «җебегәндә», кан әйләнешегез начар булганда, аяк кулларыгыз туңганда да имбир ярдәмгә килә.
 

Салкын тигәндә һәм грипп, ангина булганда алма серкәсе файдалы. 1:1 нисбәтендә су белән катнаштырып, бераз бал өстә-
гез – мон дый эчемлек сусау ны баса, температураны төшерә, организмны С витаминына баета, савыгуны тизләтә.
 

Пешкәнсез икән, бик тиз генә шул урынга боз куегыз яки 2-3 минутка салкын су астына тыгыгыз һәм бал сөртегез. ярты сәгатьләп сызлаячак, әмма аннары бернинди җөй калмаячак.
 

Чамбыр (чабрец) – какрык чыгаруда бик яхшы чара. Бронхит булганда шуны эчегез, тизрәк савыгырсыз. Төнгә каршы эчмәскә тырышыгыз, чөнки ул бәвел кудыргыч та булып тора.

Яшел үзән

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев