Чүпрәсез камыр
Төрледән-төрле ни төрле

Чүпрәсез камыр

Хуҗабикәләр колагына.

Кирәк булачак: 3 стакан он, 0,25 чәй калагы тоз, 50 грамм шикәр комы,  5 грамм лимон согы яки уксус белән сүндерелгән чәй содасы, 50 грамм үсемлек мае, 200 грамм су.

Ике-өч мәртәбә иләнгән  онга — тоз, шикәр комы, лимон согы яки уксус белән сүндерелгән чәй содасы салып болгатабыз. Үсемлек мае  һәм су өстәп, озаклап камыр басабыз. Камырны ике кисәккә бүлеп, 1 сантиметр калынлыкта җәябез һәм берсе өстенә берсен куеп, рулет сыман төргәч, аш-су өчен кулланыла торган пленкага урап, ярты сәгатькә суыткычка куеп торабыз.


Нет комментариев