Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Чәйнең без белеп җиткермәгән файдасы күп

Даими рәвештә кара чәй эчүче начар холестериннан котыла.

Кара чәй ике атна-бер ай дәвамында оксидлашу процессы үтә. Ул иммунитетны ныгыта, нерв системасы эшчәнлеген яхшырта дип санала, әйбәт антиоксидант буларак билгеле. Даими рәвештә кара чәй эчүче начар холестериннан котыла. Составында витаминнар, минераллар, эфир майлары, кофеин бар. Кофеин кофедагыга караганда файдалырак, ул йомшак кына тәэсир итә, ашкайнату системасын, йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Белгечләр әйтүенчә, көнгә 5 чынаяк кара чәй эчүчеләр инсульт куркынычын 70 %ка киметә.

Яшел чәй оксидлашу процессын үтми. Өзеп алынган чәй яфракларын башта ачык һавада калдыралар, аннары киптерәләр. Бу чәй кәефне яхшырта, бактерияләрне үтерә, организмнан кургаш, терекөмеш, цинк кебек авыр металларны чыгара һәм хәтта яман шешкә профилактика да булып тора. Составында витаминнар, минераллар, антиоксидантлар күп. Яшел чәй картаю процессын акрынайта, иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын, баш мие эшчәнлеген яхшырта, кандагы шикәр күләмен нормага сала, югары кан басымын төшерә. Яшел чәйне 90 градуслы суда 5 минут пешерергә киңәш ителә. Болай ул файдалырак була.

Ак чәй — ак төк белән капланган чәй бөреләре. Аны яз башында җыялар. Чәйнең бу төре иммунитеты какшаган, хроник арыганлыктан интеккән кешеләргә киңәш ителә.

Кызыл чәй — чәй куагының иң өске яфраклары. Ул иммунитетны ныгыта һәм кан басымы түбән булганда киңәш ителә.

Чыганак

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев