Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Чәчтә кавык булмасын дисәң

Кавык барлыкка килүнең төп сәбәбе — Malassezia Furtur (Pityrosporum Ovale дигән исеме дә бар) дип исемләнгән гөмбәчек.

Әлеге микроорганизм тән һәм баш тиресендә һәрчак яшәп тә, бернинди зыян да китермәскә мөмкин. Әмма май бизләренең функциясе бозылуы нәтиҗәсендә әлеге гөмбәгә үрчү өчен яхшы шартлар туа. Һәм кавык барлыкка килә. 

Медицинада әлеге авыруны себореяле дерматит дип атыйлар. Себорея барлыкка килүнең сәбәпләре бик күп. Бу әйләнә-тирә мохитнең пычрак булуы аркасында да, чәчләрне дөрес тәрбияләмәү аркасында да, лак, гельләрне, чәч буяуларын күп куллану аркасында да булырга мөмкин. 

Боларга өстәп, организмның торышы (гормональ, нерв, иммун, инфекцион авырулар, ризыкка аллергия, витаминнар җитмәү, стресс, ару) да кавык барлыкка килүгә китерә. 

Түбәндәге киңәш ярдәм итәр. 

Омега-3 май кислоталары тән өчен табигый май кебек. Әгәр дә рационда файдалы майлар җитми икән, организм экономияли башлый, яшәү өчен артык мөһим булмаган урыннарны «киптерә». Баш тиресе — шундый «донор»ның берсе. 

Нишләргә? 

*күбрәк балык ашагыз, 

*шулай ук әстерхан чикләвеге, 

*зәйтүн, үсемлек майлары куллану файдалы. 

Хәзер кавыктан булышучы махсус шампуньнар шактый. Тик алар тышкы якка гына тәэсир итә, организмга эчтән дә ярдәм итәргә онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев