Борайдан бәлеш рецептлары
Элек борай (полба) ярмасыннан пешерелгән бәлешләрне күбрәк югары катлам кешеләре генә ашаган. Хәзер кем тели, шул пешерә ала.
Борай ярмасыннан бәлеш каз һәм үрдәк итләре белән бик тәмле булачак.
Менә бу рецептларны сезгә дә тәкъдим итәбез.
***
Камыр өчен: 100 грамм маргарин, 1,5 стакан җылы сөт, 1,5 стакан җылы су, 20 грамм чүпрә, 1 аш кашыгы майонез, 1 аш кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз, он.
Эчлек өчен: 200 грамм борай ярмасы, 600 грамм фарш яисә ваклап туралган ит, 2 уртача суган, кишер.
Эчлекне кичтән әзерләп куярга мөмкин. Ярманы тозлы суга салып йомшарганчы пешерергә кирәк. Пешкәч салкын суда юып алырга. Фаршны сыер маенда кыздырырга да, ярмага салып болгатырга.
Суганны үтә күренмәле булганчы, кишерне эре кыргычтан чыгарып, сыер маенда кыздырырга. Эчлеккә барысын бергә салырга, тәменчә тоз, борыч салырга.
Чүпрәне җылы баллы суда кабартып алырга. Калган ингредиентларын салып камыр басарга. Камырны кабартып тормыйча, шунда ук вак бәлешне ясап, мичкә куярга, өсте кызаргач әзер була.
***
Камыр:
1 стакан җылы су, 1 стакан тутырмыйча сыек май, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 2 йомырка сарысы, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель) һәм он салып йомшак камыр басарга һәм ярты сәгать ял иттерергә.
Эчлек:
2 стакан борайга 4 стакан су салып, салмак утта 30 минутлап пешерергә, тоз салырга. Аннан өстен калын япма белән каплап, 2-3 сәгать томалап тотарга.
Ит, суган турап, борай белән болгатырга, борыч, тоз өстәргә. Камырны җәеп, эчлекне салгач, өстенә бер пачка эретелгән ак май агызырга.
1 сәгатьтән соң кайнар шулпа салырга. Бәлешне 1,5 сәгать пешерергә. Мичтән алгач, 30 минутлап өстен калын җәймә белән каплап тотарга.
Фото: "Саба Тв"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев