Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Бакчачыларга киңәшләр

Моңа кадәр җитешмәгән булсагыз, кукуруз, борчак, фасоль чәчәргә, брокколи һәм башка кәбестә үсентеләрен утырта аласыз. Ә инде куе булып тишелеп чыккан яшелчәне сирәкләр алдыннан күп итеп су сибәргә онытмагыз.

Яфраклы салат, кориандр, базилик, укроп шикелле аш тәмләткечләрне дә, 2 атналык ара белән, июль уртасына кадәр утыртырга мөмкин. Шул чагында табыныгызда яшел тәмләткечләр өзелмәс. 

* * *
Бакча җиләген тукландырыгыз, чирле яфракларын өзеп алыгыз һәм дым җитмәсә, су сибегез (әмма артыгы ярамый). Җиләкләр арасына бераз агач көле сипсәң дә, яхшы.

* * *
Нәркис, сөмбел (гиацинт), декоратив суган, тюльпан чәчәк атып бетергәч, яфраклары кипсә дә, алып ташламагыз (файдалы матдәләре суганчаларга күчәчәк). Яфраклары корыгач, тюльпан һәм гиацинт суганчаларын казып алып, күләгә урынга куеп торыгыз. Калганнарына кагылмагыз — бер урында дүрт ел үссеннәр.

* * *
«Төрек» гвоздикасы, ала миләүшә (анютины глазки), алтын чәчәк (маргаритка), күгәрчен күзе (незабудка) шикелле икееллык чәчәк орлыкларын түтәлгә утыртсагыз, киләсе җәйдә матур чәчәкләр белән сөендерерләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев