Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Август аенда бакчада нинди эшләр башкарырга?

Август - киләсе елга җир әзерләп кую өчен иң кулай вакыт.

Җимешләре җыелган агач, куакларны хәзер фосфор һәм калий белән тукландыру яхшы. Бу киләсе елда яңа үрентеләр булдыру өчен кирәк. Ә менә азотлы ашламалар кертә күрмәгез, чөнки куакларның, тизрәк үсә башлау сәбәпле, кышны чыга алмаулары бар.

Чия белән слива агачының янында чыккан яшь үсентеләрен кисеп ташлагыз, чөнки ул агачның көчен генә алып тора. Август ахырында җимеш бирә торган агачларның өскә киткән ботакларын бераз кыркып куйсаң да ярый.

Эре, куе яфраклы җимеш агачларының артык яфракларын җыйсагыз да ярый. Болай эшләгәндә, яфрактан «котылган» җимеш тизрәк өлгерәчәк. Гадәттә, виноградларны шулай эшлиләр. Яктылык тиешенчә төшкәндә алар тизрәк өлгерә һәм баллы да була.

Уталган чүпне урында калдыру хәерле. Яшел япма туфракны кибүдән саклый, чүп кибеп, яхшы ашламага әверелә.

Кураның янга киткән ботакларының 40 сантиметрдан арткан өлешен кисәргә кирәк. Моны көче ботак үстерүгә түгел, ә җиләк өлгертү өчен китсен өчен шулай эшлиләр. Уңыш җыеп алынганнан соң, карт куакларны төбеннән кисеп алырга киңәш ителә. 

Корткычларга каршы көрәшне дә истән чыгармагыз. Августта яшелчә чебеннәре, кәбестә корткычлары икенче тапкыр чыга. Алар үсемлек янына йомырка сала, шуннан личинка чыга. Алардан чыккан кортлар уңышка зыян сала.

Август азагы — сентябрь башында сирень, чия, кызыл карлыган утыртырга була. 

Бакча җиләге утырту өчен — идеаль вакыт. Җиләкне 3-4 ел саен яңа урынга күчереп утыртырга кирәк. Түтәлгә черемә, компост, торф кертегез. Аннары яхшы итеп су сибегез. Җиде көннән бу урынга җиләк утыртырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев