Әлмәт районыннан Тамара Боярова Изге Покрауга пируг пешерә – видео
Төрледән-төрле ни төрле

Әлмәт районыннан Тамара Боярова Изге Покрауга пируг пешерә – видео

Изге Покрауны тәмләп каршылыйбыз.

Әлмәт районының Илтән-Бота авылында яшәүче Тамара Боярова Покрау бәйрәменә әбисеннән өйрәнеп калган рецепт буенча пируг пешерә. "Элек-электән бездә Покрауны бик зурлап үткәргәннәр. Мин сезгә үземнең Анна әбинең пиругын ясап күрсәтәсем килә", – ди Тамара Николаевна.

Тамара Боярова пиругның ингредиентларын күз белән генә чамалап сала. Камыры – чүпрәдән, ә эчлегенә балан изеп әзерли. Тулы рецептны һәм пиругны әзерләү процессын видеодан карап үтәргә тәкъдим итәбез. 


Нет комментариев