Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 20 ел

Ләйлә Харисова: «Туганайлар» - яшьлегемнең кызыклы бер чоры»

“Туганайлар” газетасының 20 еллыгы уңаеннан, редакциядә эшләгән Ләйлә Харисова үз истәлекләре белән уртаклашалар.

Редакция белән бәйле хатирәләр бик күп һәм иң җылы, иң сагындырып искә ала торганнары да шулар. Чөнки ул минем иң беренче эш урыным, иң беренче мине үз кызларыдай кабул итеп алган коллектив, беренче хезмәт хакым, яшьлегемнең кызыклы бер чоры.

“Туганайлар”га мин 2004 елда, югары уку йортын тәмамлаганнан соң килдем. Мәктәптә укыганда ук, студент елларында стена газеталары чыгаруда актив катнаштым, ошый иде миңа бу эш. Укып бетергәч тә, их, берәр редакциягә кереп, шунда бизәлеш буенча эшләр идем дип хыяллана башладым. Әлбәттә, анда мине нинди катлаулы һәм кызыклы компьютер программалары көтүен мин әле күзалдына да китермәдем ул вакытларда.

Бер көнне тәвәккәлләп, редакциягә килеп кердем. Ә анда нәкъ менә компьютер операторы кирәк икән! Үҗәтлегем дә булгандыр инде, әллә яшь вакыттагы җиңел уйлаумы, “эшлим, өйрәнәм”, дидем. Өстәвенә әле, анда эшләүче апалар да “әйе, әйе, өйрәнәсең, кил”, диделәр. Аеруча, Рушания Нургалиевна канатландырып җибәрде. Кайттым да, тиз генә компьютер курсларына бардым. Анда, билгеле, миңа кирәкле программаларны өйрәтмәделәр. Эшкә урнашкач, әкренләп барысын да өйрәндем, зур кызыксыну белән, яратып тотындым.

Без барыбыз да киңәшләшеп, бердәм булып, һәр хәрефне, һәр сүзне энәсеннән җебенә кадәр тикшереп эшләдек. Әниләрчә безне туплап торган, файдалы киңәшләрен биргән Рушания апа; искиткеч төгәллек, җитезлек белән, ялгыш кына да бер өтерне дә калдырмыйча эшләүче Фәнзилә апа; иртә таңнан, иң беренче булып редакциягә килеп, төрле кызыклар сөйләп барыбызны көлдереп, шул ук вакытта үз эшен башкарып та китүче Петр Денисович (мине “бәләкәч” дип йөртә иде); берсеннән-берсе үзенчәлекле, сокландыргыч итеп, үз стильләре белән язучы журналистларыбыз Гөлфия, Мария апалар, Валентина Петровна, Алсу Кәримова һәм миңа отпускага чыгып, әзрәк ял итәргә мөмкинлек биргән Ольга... Миңа ышанып, эшкә алган беренче редактор Зинаида Петровна; аннан соң Казаннан кайтып, газетабызга заманча яңа сулыш өргән Людмила Даниловна; җырлы-моңлы бухгалтерыбыз Һидая апа; оста машина йөртүче, үзе дә журналистлардан ким булмаган Валентин дәдәй Михайлов...

Газетаны әзерләгәндә иң кызык өлеше – версткадыр. Тупланган материаллар, фотоларны матурлап, шул ук вакытта биткә дә сыештырып ясарга кирәк. Баштарак гадирәк итеп ясарга туры килсә, минем тәҗрибә арткан саен, коллажлар ясарга, фотошопта “тегесен ал, монысын куй” кебек эшләр куша башладылар. Мин исә, бик теләп һәм мавыгып башкардым боларның барысын да, чөнки үземә ошый иде.

Замана үзгәрә барган саен сайтка ихтыяҗ туды. Ул вакытта сайтка мәгълүмат кую теглар ярдәмендә башкарыла иде, баштарак бик үк җиңелләрдән булмады. Аннан соң ВКонтакте социаль челтәрендә “Туганайлар” төркеме булдырып, анда язмалар урнаштыра, укучыларыбыз белән аралаша башладык.

“Туганайлар” Чаллыдан Казанга киткәч, “Мәйдан” журналында эшләдем, хәзерге көндә шәһәребезнең үзәк китапханәсендәге сайтның татар бүлеген алып барам. Беренче коллективым белән хәзер дә аралашып торабыз, төрле кызыклы вакыйгаларны сагынып искә алабыз.

Шундый катлаулы авыр заманнарда да“Туганайлар” яши, үсә һәм алга таба да шулай булсын, үз укучыларын югалтмасын! Барлык хезмәттәшләремне, хәзерге көндә, бездән эстафетаны алып, үзенчәлекле матур газета чыгаручы редакция хезмәткәрләрен 20 еллык юбилей уңаеннан котлыйм, алдагы көннәрдә дә зур уңышлар телим.

Ләйлә Харисова, Чаллы шәһәре.

Фото (уңнан сулга): Гөлфия Шәйхразиева, Ләйлә Харисова, Людмила Белоусова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев