Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 20 ел

Чистайдан Анна Карликова: “Туганайлар”ны кулга алгач, энем белән очрашкандай булам”.

Газетабызның 20 еллык юбилее уңаеннан, аны озак еллардан бирле алдыручыларны барлауны дәва итәбез.


Анна Порфирьевна, Чистай районының Керәшен Җалтаны авылында туып, 40 елдан артык шушы авыда кибетче булып эшләгән. Тик 20 ел элек әлеге авыл бетә. Шул сәбәпле, ул Чуаш Ялтаны авылына күчеп китәргә мәҗбүр була.
– Кайда гына яшәсәм дә, керәшеннәргә битараф булмадым. Аралашып, карендәшләрем турында язылган мәгълүматларны укып, җыеп бардым, гәҗитләрен алдырып, алар белән балаларымны да таныштырып тордым.
Яраткан газетабызның быел 20 еллык юбилее. Аңа кадәр “Керәшен сүзе” дигән газета чыкты. 1997 елда энем Бәчели Чистай районында бу газетага язылып кайтты һәм миңа: “ Тутай, бу керәшеннең бердәнбер газетасы, моңа язылмый калырга ярамый,“– диде. Шуннан соң, мин аны ел саен алдырып килдем, үземне борчыган хәлләрне сезнең белән уртаклаштым. 2020 елның март аенда “Күп гармунчылы авыл юкка чыкты” дигән мәкаләм басылып чыкты.
Энемнең якты дөньялардан киткәненә 27 ел үтеп китте, ә мин, аңа ант иткән кебек, “Туганайлар”ны алдырудан туктаганым юк.
Бик эчтәлекле, мин аның һәр санын көтеп алам. Ул минем якын дустым да, туганым да, киңәшчем дә, сердәшем дә. Аны кулыма алсам, энем белән очрашкан кебек булам.
Миңа 80 яшь тулды. Тагын 60 ел чыгып килсә, “Туганайлар”ыма да 80 ел булыр. Күп укучылар, иҗади уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев