Төрледән-төрле

Сырниклар пешерәбез (рецепт)

Җиңел һәм тиз әзерләнә торган тәмле ризык.

Кирәк булачак: 5% лы 500 грамм эремчек, 1-2 күкәй,  3-4 аш калагы шикәр комы, ️2 аш калагы он, ярты чәй каланы ванилин.

Барлык ингредиентларны кушып болгатабыз, эремчекне башта блендерда әйләндерергә яки вилка белән сытарга кирәк, шулай итсәгез, йомшак була. Эремчек 9% югары булырга тиеш түгел, коры да, артык майлы да булмасын.

Кунага он сибеп, бер калак массаны онда әвәлибез, пычак ярдәмендә түгәрәк формага китерәбез. Сырникларны уртача утта үсемлек мае салып, ике яклап кыздырабыз.


Нет комментариев