Төрледән-төрле

Сметанник рецепты

Тиз әзерләнә, чәй янына тәмле ризык.

Камыр өчен кирәк булачак: 6 аш калагы каймак (сметана), 1 күкәй, 4-5 аш калагы май (ак май яки көнбагыш мае), чеметеп кенэ тоз, әз генә шикәр комы (песок), 1 чәй калагы көпшәкләндергеч ( разрыхлитель ), 250 грамм чамасы он.

Барысын бергә он белән  кушып болгатабыз. Камыр ясыйбыз да, табага җәябез.

Эчлек өчен: 250 гр каймак (сметана), 3 күкәй, тәменә карап шикәр комы (песок) - ярты стакан тирәсе.

Ингридиентларны кушып,болгатабыз, табадагы җәелгән камыр өстенә агызабыз, кыр-кырыйларын үзебезчә матурлыйбыз.Теләгән кеше йөзем җимеше дә кушса була.

Алдан җылытылган духовкада пешерәбез.

 


Нет комментариев