Үзенчәлекле грузинча соус рецепты.
Кирәк булачак: 2 килограмм пешкән помидор, 500 грамм татлы борыч, үсемлек мае, 120 мл кызыл шәраб серкәсе, 1 килограмм сарымсак, тоз.
Бу ризыклардан 800 грамм 3 банка соус чыга.
Помидорларның кабыгын салдырыгыз. Аннан эчендәге йомшак өлешен һәм орлыкларын алыгыз. «Итле» җирен генә турагыз. Борычларның эчен чистартып, үзегез теләгәнчә турагыз. Сарымсакны әрчегез.
Серкәне кайнатып чыгарыгыз. Әмма кайнау керүгә уттан алырга кирәк. Аннан чиста савытка салып, суытыгыз.
Яшелчәләрне бергә салып, блендерда изегез. Тоз, серкә салып бутагыз һәм стерильләштерелгән банкага тутырып, суыткычка куегыз.
Нет комментариев