Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Ремонтант кура җиләген кышка ничек әзерләргә?

Берничә киңәшне истә тотыгыз.

Ремонтант кура җиләгенең җиләкләре бетеп, яфраклары коелгач җир белән тигез калдырып кисәргә кирәк. Әгәр төбе биегрәк кала икән, ул төрле гөмбәчек авыруларыннан зарарланырга мөмкин.

Ремонтант кура җиләге язын янәдән үсеп чыгып, август айларында җиләк бирә башлый. Җәй уртасында да җиләкләре булсын дисәгез, көз берничәсен җирдән берәр метр тирәсе генә калдырып кисәргә кирәк. Ул шуннан ботаклар җибәреп, җиләкне иртәрәк бирә башлый.

Җиләк биреп бетергәч, көз көне анысын да төбеннән ук кисәргә кирәк. Яз көне төбеннән үрчеп чыгачак алар. Бер төптә биш-алты калса, калганнарын аерып алып утыртырга була. Бу артык куе булмасын өчен эшләнә. Куакта ботаклар күп булып, куелык хасил булса, уңыш бирү начарлана. Кура җиләге куагын кискәннән соң өстен черемә, яфраклар белән капларга киңәш итә бакчачылар. Чөнки кыш карсыз һәм суык булса, алар өшергә мөмкин.

Авыл хатыны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев