Помидор үсентеләре өчен катнашма
Помидор үсентеләре нык булып үссен, өскә тартылмасын өчен, тиешенчә тукландырырга кирәк.
Йод эремәсе. 3 литр суга 1 тамчы йод өстәргә. Эремәне өстән сиптерергә була. Бер тапкыр тукландыру җитә. Гөмбәле чирләрдән саклый, үстерә.
Көл төнәтмәсе. 2 литр кайнар суга 1 стакан агач көле салып, бер тәүлек төнәтергә. 10 литр булганчы су кушарга һәм үсентеләргә сибәргә. Иң күбе айга ике тапкыр болай тукландырырга мөмкин. Ул сабакны калынайта, тамыр системасын ныгыта, чирдән саклый.
Чүпрәле тукландыру. 10 литр җылы суга 10 г коры чүпрә, 1 аш калагы шикәр комы кушып, 2-3 сәгать төнәтергә һәм сибәргә. Сезонга өч тапкыр тукландырырга була. Тамырларны үстерә, ныгыта.
Суган кабыгы төнәтмәсе. 2 литр кайнар суга 1 стакан суган кабыгы кушып, бер тәүлек төнәтергә. 10 көнгә бер үсентеләргә сиптерергә була. Үсемлекләрне корткычлардан саклый, ныгыта.
Йорт.Бакча.Рецептлар.
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев