Бу киңәшләрне «Роспотребнадзор рекомендует» Telegram-каналы яза.
- Иң элек мунчага әзерләнергә кирәк. 1 сәгать кала бернәрсә дә ашамау яхшырак, шулай ук кан басымы күрсәткечләрен контрольдә тоту мөһим. Моннан тыш, салкын тию һәм авырулар кискенләшкәндә, мунча керү ярамый.
- Ләүкәдә утыруны уртача температурадан башлагыз. Аннан температураны акрынлап күтәрергә була. Утыру түгел, ә ятып тору яхшырак — бу артык җылынудан сакланырга ярдәм итәчәк.
- Тулаем алганда, мунча керү 3 сәгатьтән артмаска тиеш. Үзегезнең кәефегезне күзәтегез, уңайсызлык очрагында шунда ук чыгып китегез.
- Мунчадан соң суынуның бер ысулы — бассейнда коену, әмма судан кискен хлор исе килсә, аңа чумарга кирәкми.
- Мунчадан соң душ керегез һәм тәнгә крем сөртегез.
Нет комментариев