«Мамык кебек» камыр рецепты
Төрледән-төрле

«Мамык кебек» камыр рецепты

Бу камырнан теләсә нинди пешерер ризык (булочка, пирог һ.б.) ясарга мөмкин.

Кирәк булачак: 1 стакан кефир, 0,5 стакан үсемлек мае, 11 грамм коры чүпрә (дрожжи), 1 бал калагы тоз, 1 аш калагы шикәр комы, 3 стакан он.

Эшләү тәртибе: Кефирны май белән болгатыгыз һәм аз гына җылытып алыгыз. Аерым савытта онны чүпрә белән кушып, тоз һәм шикәр өстәгез. Аз-азлап кефирлы кушылманы өстәп, яхшылап басыгыз. Камырны 30 минут кабарырга куегыз. Ризыкны газ мичендә 180—200°C кызарганчы пешерегез.

Киңәш: Камыр ризыкларын табага тезгәннән соң, 10 минут торсын, аннары гына мичкә куегыз — шул вакытта алар тагын да тәмлерәк булыр.

Фото: нейросеть


Нет комментариев