Кыяр тозлау ысуллары
Хуҗабикәләргә җиңел, гади һәм бик тәмле 2 рецепт тәкъдим итәбез.
1 ысул.
Рассол өчен кирәк: 2 литр су, 50 грамм тоз, 150 грамм шикәр комы, 250 мл уксус (күбрәк тә ярый), 2 лавр яфрагы, 1 аш калагы горчица орлыгы, 1 чәй калагы түгәрәк кара борыч, 5-6 шт исле борыч (душистый горошек).
Эш тәртибе: Стирильләштерелгән банкаларга ярты баш токмачлап туралган суган (яки сарымсак) һәм юылган кыярларны тезеп, кайнар су салып, 10 минут чамасы каплап тотарга.
Аннары ул суны түгеп, кайнар рассол коеп, капкач белән ябып, банканың астын өскә әйләндереп суытырга куярга.
2нче ысул салкын су белән тозлау.
1,5 литрлы банканың төбенә 2-3 баш укроп, 3-4 бөртек кара борыч, 2-3 тырнак сарымсак салыгыз да, башлары киселгән кыярларны тутырыгыз. Тозлык өчен 7 стакан салкын су, 1 стакан шикәр комы, 2 аш калагы тоз, 1 стакан 9 процентлы аш серкәсе (уксус) кирәк.
Суга тоз, шикәр комы, аш серкәсе салып болгатыгыз да банкага кыярлар өстенә салыгыз. Банкаларны «су мунчасы»на утыртып, кайнап чыккач, 12-15 минут тотыгыз. Аннары калай капкач белән каплагыз. Чиста итеп юылган банкаларны стерильләштерәсе дә юк.
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев