Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Көзге чиста калсын өчен аны ничек юарга?

Әгәр көзге тузанлы, өстәвенә, майлы эзләр дә утырган булса (мәсәлән, кухнядагы кебек) аны чистарту өчен берничә чара бар.

  • Гади аш серкәсе майлы һәм тузанлы эзләрне бик яхшы эретә. Серкә берни дәрәҗәдә антистатик та булып тора, шуңа күрә ул тузанны утыртмый. Моның өчен, 1 литр суга 1-2 чәй калагы серкә салып, катнашма ясарга кирәк. Бу серкәле су күбекләнми, аны җиңел генә юып алырга була. 
  • Әгәр көзге бик нык пычрак булса, аны болай чистартырга була: 1 чәй калагы соданы серкә белән сүндерегез (0,5 чәй калагы). Бу катнашманы паста сыман халәткә кадәр су белән кушыгыз. Пычрак урыннарга сөртегез, аннары серкәле су белән юыгыз.
  • Көзгене бик салкын су белән генә юыгыз. Җылы, кайнар су — көзгедәге майлы катламны эретә. Шуңа күрә пычракны юып бетерү җиңел түгел. 
  • Көзгене һәрбер кешенең йортында булган әйбер, ягъни гәҗит белән сөртегез. Кыйбатлы салфеткалар да көзгедәге эзләрне бетерә алмый. Шулай итеп, йомыркасыман халәткә әверелдерелгән гәҗит көзгене бик яхшы сөртә. Ә соңыннан коры гәҗит белән сөртеп алырга мөмкин.

Нейросеть

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев