Кош теле (рецепт)
Төрледән-төрле

Кош теле (рецепт)

Кетердәп тора торган була.

Кирәк булачак: 4 күкәй, 2 күкәй сарысы, 2 аш калагы көнбагыш мае, 1 бал калагы тоз, 1 аш калагы шикәр комы, 2-3 стакан он, кыздырырга  көнбагыш мае.

Бар ингредиентларны да кушып (онны әз-әзләп кенә) болгаткыч (венчик) белән бутыйсы. 15 мин. басасы, кулга ябышмаска тиеш. Пакетка салып, 20 минут ял иттерәсе.

3 өлешкә бүлка, бик юка итеп җәясе. Җәйгәндә он бик салмаска тырышыгыз. Ромб формасында  кисәсе. Майга салып кыздырасы (май кайнар булырга тиеш; бик кызып китсә, әз-әз генә май өстисе).

Суынгач, тәлинкәгә матур гына итеп төзеп, шикәр пудрасы сибәсе.

1001 киңәш

Фото: нейросеть


Нет комментариев