Бәйрәм табынына бер дигән ризык.
Кирәк булачак: 3 күкәй, 2 аш калагы кибет каймагы яисә майонез, тоз, борыч, 4 аш калагы он, сөякләреннән тазартылган горбуша балыгы.
Күкәй сарыларын, каймак, тоз, борыч, онны бергә туглыйбыз. Күкәй агын аерым күпертәбез һәм онлы массага акрынлап кушабыз. Горбуша балыгын юып, тазартып, телемнәргә бүлгәлибез. Аннары камырга манып алабыз һәм кызган майда ике яклап та кыздырып алабыз.
Авыл хатыны
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев