Кефир белән маринадланган тавык ите
Төрледән-төрле

Кефир белән маринадланган тавык ите

Бу рецепт буенча тавыкны духовкада да, учакта да пешереп була.

Кирәк булачак: 1 тавык, 0,5-0,75 литр кефир, тоз, тавык өчен тәмләткечләр.

Тавыкны юарга, кисәкләргә бүлгәләргә. Аннан соң тоз һәм тавык өчен күп итеп тәмлеткечләр салырга.Тавык кисәкләрен зуррак савытка салып, өстенә кефир өстәргә кирәк. Ким дигәндә, 2 сәгатькә маринадларга куярга кирәк. Янына бәрәңге өстәсәгез дә була.

Аннары тавык кисәкләрен табага тезәргә, аз гына су өстәргә һәм өсте алтынсу төскә кергәнче 180 градус кызулыктагы духовкада пешерергә. 

 


Нет комментариев